Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында “2014 елга кулланучылар (халык һәм (яки) халыкка тигезләштерелгән категорияләрдән тыш) өчен тәүлекнең тариф зоналары интерваллары турында”19.11.2013 ел, №1474-э боерыгы (алга таба – Россия ФТХ боерыгы) (19.12.2013 елда теркәлгән, №30657) теркәлде.
Әлеге боерык нигезендә 2014 елга кулланучылар өчен (халык һәм (яки) халыкка тигезләштерелгән категорияләрдән тыш) тәүлекнең зона интерваллары билгеләнде.
Тәүлекнең тариф зоналары интерваллары Мәскәү вакыты белән астрономик сәгатьләрдә билгеләнгән. Тәүлекнең зона дәвамлылыгы, тиешле интервал башында күрсәтелгән сәгатьнең беренче минутыннан башлап, интервал ахырында күрсәтелгән сәгатькә кадәрге сәгатьнең соңгы минутыннан соң төгәлләнә (тиешле аңлатмалар Россия ФТХ боерыгына кушымтадагы искәрмәдә урын алган)
Россия Федерациясе субъектлары территорияләре буенча тәүлек зоналары интерваллары сәгать поясларының җирле вакытыннан чыгып булдырылган, һәм 2013 елга ничек булса, шулай –– 8 сәгать тәшкил итә.