Россия Федераль тарифлар хезмәте шуны хәбәр итә: “Федераль тарифлар хезмәте тарафыннан электр энергетикасы өлкәсендә оешмалар эшчәнлегенә статистик күзәтү оештыру өчен статистик чараларны раслау турында” 03.07.2013 ел, №257 Федераль дәүләт статистика хезмәте (Росстат) боерыгы нигезендә, 2013 ел өчен “Кулланучыларның аерым категорияләренә электр энергиясе һәм егәрлек җибәрү (сату) турында мәгълүматлар” №46-ЭЭ (файдалы җибәрү), “Кулланучыларның аерым категорияләренә бүлгеч челтәр оешмалары тарафыннан электр энергиясен җибәрү (тапшыру) турында мәгълүматлар” №46-ЭЭ (тапшыру) федераль статистик күзәтү формаларын 2014 елның 10 февраленә кадәр тапшырырга кирәк. Шуны да игътибарыгызга җиткерәбез: 2013 ел өчен №46-ЭЭ (файдалы җибәрү) һәм №46-ЭЭ (тапшыру) формалары 46ЕЕ.ST (v1.0) һәм 46ЕР.ST (v 1.0) форматларында эшләнелә.
Техник сораулар килеп туган очракта Россия ФТХ ЕИАС кулланучыларга техник ярдәм күрсәтү хезмәтенә (http://support.eias.ru/ сайтында) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шаблоннарны тутыру методологиясе буенча сораулар килеп туган очракта электрон почта адресларына (sshapinskiy@fstrf.ru, dkhramenok@fstrf.ru) мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
htpp//www.fstrf.ru/press/news/1761