“Россия автомобиль иминиятләштерүчеләр берлеге”ндә аккредитацияләнмичә генә транспорт чараларына техник карау уздыру хезмәте күрсәтүнең күчеш чоры төгәлләнде

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

Транспорт чараларын техник карау өлкәсендә федераль закон нигезендә, 2014 елның 1 гыйнварында күчеш чоры төгәлләнде. Бу күчеш чоры дәвамында кайбер оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр “Россия автомобиль иминиятләштерүчеләр берлеге”ндә (алга таба – РСА) аккредитацияләнмичә генә транспорт чараларына техник карау хезмәте күрсәтүгә хокуклы иде.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан фәкать РСА да аккредитация узган оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр генә транспорт чараларына техник карау уздыру хезмәте күрсәтә ала. Аккредитацияләнгән ТО операторы аккредитация аттестатына (анда үзе техник карау уздыруга хокуклы булган транспорт чаралары категорияләре күрсәтелә) ия булырга тиеш.

2014 елның 1 гыйнварыннан транспорт чараларына техник карау уздыру хезмәте күрсәтүгә хокуклы аккредитацияләнгән ТО операторлары турында мәгълүмат РСА сайтында (www.autoins.ru сайтында Техосмотр/Реестр бүлегендә) урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International