Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты түбәндәге оешмаларга 2014 елга тариф билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча мәгълүмат ачу зарурилыгы турында искә төшерә: “Чиста район” ҖЧҖ, “Чиста шәһәр” МУП, “Светсервис” МУП, “Ремонт-эксплуатация идарәсе” ААҖ.
“Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында” 17.01.2013 ел, №6, “Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары һәм җайга салу органнары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары турында” 05.07.2013 ел, №570, “Коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында” 30.12.2009 ел, №1140 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары белән расланган стандартлар нигезендә, түбәндәге мәгълүматлар билгеләнгән срокларда ачылырга тиеш:
– җайга салынулы товарларга (хезмәтләр күрсәтү) тарифлар турында;
– җайга салынулы товарлар һәм (яки) җайга салынулы хезмәтләр күрсәтү белән тәэмин итү шартлары турында;
– кайнар су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташуга бәйле технологик, техник һәм башка чараларны үтәү тәртибе турында;
– 2014 елга каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә тарифларны (тарифларга өстәмәләр) билгеләүдә финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү өлкәсендә инвестицион программалар турында.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.8.1. статьясындагы 1 өлеше нигезендә, табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын һәм аны тапшыру һәм (яки) тутыру формаларын бозу (табигый монополияләр субъектлары һәм (яки) коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат тапшыру срокларын һәм вакыт аралыкларын кертеп) вазыйфаи затларга биш меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.