Табигый монополияләр, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендә җайга салынулы эшчәнлек алып баручы оешмалар игътибарына дәүләт пошлинасын түләү өчен реквизитларның үзгәрүе турында

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

Федераль тарифлар хезмәте “Табигый монополияләр турында” Федераль закон нигезендә җайга салынулы бәяләр (тарифлар) билгеләүгә һәм куллануга бәйле бәхәсне судка кадәр тәртиптә карап тикшерү турында карар кабул ителгән өчен түләнелә торган дәүләт пошлинасын түләүгә түләү реквизитларының үзгәрүе турында хәбәр итә.

12.11.2013 ел, №107н Россия Финанс министрлыгы боерыгы белән расланган Россия Федерациясе бюджет системасына түләү өчен акча средстволарын күчерү турында боерыклар реквизитларында мәгълүмат күрсәтү кагыйдәләре гамәлгә кергән көннән, түләү документларында, Гомумроссия муниципаль берәмлекләре территорияләре классификаторы нигезендә, ОКАТО коды урынына ОКТМО кодын күрсәтергә кирәк.

Дәүләт пошлинасын түләү өчен кирәкле реквизитларны һәм дәүләт пошлинасын түләү буенча ОКТМО кодын (бу хатка кушымтаның 105 полясында күрсәтелгән) күрсәтеп, түләү поручениесен тутыру үрнәге бу хатка кушымтада урын алган.

Россия Федераль тарифлар хезмәте мөрәҗәгать итүчеләр игътибарына шуны да җиткерә: югарыда телгә алып үтелгән үзгәрешләр “Җылылык белән тәэмин итү турында” һәм “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында” федераль законнар нигезендә җайга салынулы бәяләрне (тарифлар) билгеләүгә һәм куллануга бәйле бәхәсләрне судка кадәр тәртиптә карап тикшерү турында гаризалар белән Россия Федераль тарифлар хезмәтенә мөрәҗәгать итүче затларга кагылмый.

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә, шулай ук җылылык белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә бәяләр (тарифлар) билгеләүдә һәм куллануда җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салучы органнар, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары, җылылык энергиясен кулланучылар арасында килеп чыккан бәхәсләрне судка кадәр тәртиптә карап тикшерү турында гариза белән Россия Федераль тарифлар хезмәтенә мөрәҗәгать иткәндә дәүләт пошлинасы түләү Россия Федерациясе Салым кодексында күздә тотылмаган.

Кушымта:

1. Табигый монополияләрнең тарифлары буенча бәхәсләрне судка кадәр тәртиптә карап тикшерү турында гаризалар белән Россия Федераль тарифлар хезмәтенә мөрәҗәгать иткән затлардан дәүләт пошлинасын түләтү өчен тутырылган түләү поручениесе үрнәгендә, табигый монополияләрнең тарифлары буенча бәхәсләрне судка кадәр тәртиптә карап тикшерү турында гаризалар белән Россия Федераль тарифлар хезмәтенә мөрәҗәгать иткән затлардан дәүләт пошлинасын түләтү өчен реквизитлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International