Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына (алга таба – Дәүләт комитеты) Казан ш. муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты, шулай ук 13 транспорт оешмасы: “Метроэлектротранс” МУП, “Казан ПАТП-2” МУП, “Казан ПАТП-4” МУП, “Казан ПАТП-9” МУП, “ИТЦ” ҖЧҖ, “УМ-4” ҖЧҖ, “Республика автовокзалы-7” ҖЧҖ, “Республика автовокзалы” ҖЧҖ, “Байлык” ҖЧҖ, ХЭ Беляев Р.И., ХЭ Гарипов Ф.Г., ХЭ Умарова С.М 2014 елда Казан ш. шәһәр иҗтимагый транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны түбәндәге күләмнәрдә билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать итте:
|
Транспорт төре |
Бер тапкыр баруга һәм бер урынлы багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифлар (сум,) |
|||
|
Транспорт чарасы салонында билет (метрополитен кассаларында жетон) сатып алганда |
Барган өчен озак файдаланудагы билетлар белән түләгәндә |
|||
|
1 тапкыр баруга |
10 тапкыр баруга |
50 тапкыр баруга |
||
|
Трамвай |
20 |
18 |
18 |
10 |
|
Троллейбус |
20 |
18 |
18 |
12 |
|
Метро |
20 |
18 |
18 |
12 |
|
Автобус |
20 |
18 |
18 |
15 |
Шул ук вакытта билгеләнгән вакыт чикләрендә 50 тапкыр баруга озак файдаланудагы билетлар белән түләү очрагында пассажирлар йөртүгә тарифлар элек билгеләнгән күләмдә сакланып кала.
Тарифларның артуы түбәндәге сәбәпләргә бәйле:
14.06.2012 ел, №67-ФЗ Федераль законның гамәлгә керүе сәбәпле, транспорт оешмасының гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү ягыннан законның үзгәрүе;
транспортны яңарту зарурилыгы;
гомуми характердагы инфляция процесслары, шул исәптән: ягулык-майлау материалларына, шиннарга һәм запас частьләргә бәяләрнең үсүе;
җир өсте электр транспортында (трамвай, троллейбус) һәм метрополитенда пассажирлар йөртү буенча зыянга эшләү.
Дәүләт комитеты үз вәкаләтләре һәм расланылган регламент нигезендә транспорт оешмаларының югарыда күрсәтеп үтелгән гаризасын һәм тапшырган документларын карап тикшерде.
2014 елның 28 гыйнварында Дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе югарыда күрсәтеп үтелгән тарифларны тәкъдим ителгән күләмнәрдә билгеләү турында мәсьәләне карап тикшерде һәм аны искәртү-төзәтүләрсез генә Дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә кертергә тәкъдим иткән иде.
31 гыйнварында булып узган Идарә утырышы йомгаклары буенча тәкъдим ителгән тарифларны билгеләү һәм аларны 2014 елның 15 февраленнән гамәлгә кертү турында карар кабул ителде.