Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләлә каралды:
1. Казан ш. шәһәр иҗтимагый транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
2. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында (Апас МР: “Чиста Район” ҖЧҖ; Минзәлә МР: “Чиста шәһәр” МУП).
3. Кулланучыларга “Ремонт-эксплуатация идарәсе” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.