ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе булды

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2013 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты үзенә йөкләнгән барлык төп бурычларны тиешенчә үтәде, кабул ителгән тариф карарларының үтә күренмәлелеген һәм аларны халыкка җиткереп баруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән зур һәм катлаулы эш башкарылды.2013 елда регулятор эшчәнлегенең суммар нәтиҗәсе 16 миллиард сум тәшкил итте. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2013 елдагы эш йомгакларына һәм 2014 елдагы бурычларына багышланган коллегия утырышында ведомство эшен әнә шулай дип бәяләде. Чара ТР муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашында видеоконференция режимында уздырылды. Коллегиядә шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров һәм ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев катнашты.

ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, соңгы өч ел эчендә тарифларның үсеш темплары сизелерлек кимү тарифларны җайга салу системасының төп казанышы булып тора. “Бүген тарифлар үсүнең чик шкаласын  –инфляция күрсәткеченнән 0,7 гә тигез булган шкаласын кертү турында мәсьәлә карала. Моңа ирешеп була”, – дигән фикерен җиткерде И. Халиков.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Рәисе Марат Зарипов үзенең чыгышында ведомство эшенең җайга салынулы хезмәтләрнең һәр төре буенча кулланучы өчен түләүнең  үсүен, шул исәптән гражданнарның коммуналь хезмәтләргә түләве үсүен тоткарлауга юнәлдерелгәнлеген билгеләп үтте. Татарстан буенча халык өчен коммуналь хезмәтләргә түләүләрнең үсүе 2014 елның 1 июленнән 4,5 проценттан артмаска тиеш.

М.Зарипов кулланучылар өчен тарифлар үсүгә йогынты ясый торган төп икътисадый факторлардан тыш   өстәмә сәбәпләрне дә атап үтте.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда коммуналь хезмәтләрне сату күләме кимегән. Мәсәлән, Казанда катнаш режимда җитештерелә торган җылылык энергиясен җибәрү күләме 5,5 процентка кимегән. Бу эре кулланучыларның, шул исәптән КАПО һәм КМПОның үзләренең энергия чыганакларына күчүләренә бәйле. Шуның нәтиҗәсендә кулланучы өчен тариф 8,8 процентка арткан.

Кайбер районнарда, аерым алганда Мөслимдә катнаш булмаган режимда җитештерелә торган җылылык энергиясен җибәрү күләме 50 процентка кимегән.  Сәбәбе – күп кенә кулланучыларның альтернатив җылылык чыганакларына, әйтик, ике контурлы казаннарга күчә башлавы. Нәтиҗәдә калган кулланучылар өчен (ә асылда болар – бюджет оешмалары) тариф шулай ук үскән.

Татарстанның асылда барлык шәһәрләре һәм районнарында су сату кимегән. Әйтергә кирәк, су куллану күләме ел саен республика буенча уртача алганда 4 процентка кими. Экспертлар фикеренчә, исәпләгечләр белән тулысынча тәэмин ителгән очракта да мондый хәлләр әле тагын 3-5 ел дәвам итәргә мөмкин.

М.Зарипов тарифлар үсүгә йогынты ясый торган өстәмә фактор сыйфатында бер муниципалитет территориясендә ресурслар белән тәэмин итүче берничә оешманың эшләп килүен, шулай ук, тузган булулары сәбәпле, челтәрләрдә югалтуларны  билгеләп үтте.

Зарипов әйтүенчә, 2013 елда хезмәтләрен күрсәтүгә тарифлар Дәүләт комитеты тарафыннан җайга салына торган оешмалар яңа инженерлык челтәрләре төзүне һәм гамәлдәгеләрен реконструкцияләүне, яңа җитештерү җиһазларын производствога кертүне күздә тоткан 36 инвестицион проектны тормышка ашырган. Инвестицияләрнең җыелма күләме 12,5 миллиард сум чамасы тәшкил иткән.

Шуңа да карамастан, ТР Премьер-министры Илдар Халиков югалтулар проблемасын төп проблемаларның берсе сыйфатында атады.

“Нәтиҗәле инвестицион программадан, максималь дәрәҗәдәге заманча технологияләрдән башка гына әлеге проблеманы хәл итеп булмый. Өстәвенә инвестицияләрнең һәр сумы контрольдә булырга тиеш. Максат – акчаны сарыф итү генә түгел, ә кирәкле нәтиҗә алу. Әлегә суүткәргеч, шулай ук җылылык хуҗалыгы челтәр компанияләренең күпчелегендә челтәрләрнең искерү процессы туктатылмаган, моңа, әлбәттә, юл куярга ярамый. Тишек торбаларда нормаль тариф була алмый”, – дип басым ясап әйтте ул.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International