Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Казан ш. шәһәр иҗтимагый транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.
2. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында (Апас МР: “Чиста Район” ҖЧҖ; Минзәлә МР: “Чиста шәһәр” МУП).
3. Кулланучыларга “Ремонт-эксплуатация идарәсе” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.