Дәүләт комитеты Рәисе Марат Зарипов ТР Дәүләт Советында 2014 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар турында чыгыш ясады

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары республика парламентының быелгы соңгы утырышына җыелды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Илдар Халиков һәм югары дәрәҗәдәге башка кешеләр катнашты. Утырышны Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

“Хөкүмәт сәгате” кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Рәисе Марат Зарипов 2014 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар турында чыгыш ясады.

Ул үзенең чыгышында тарифларның, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә,  2014 елда бер тапкыр гына – 1 июльдән артачагы, ягъни 1 гыйнвардан тарифларның 2013 елның икенче яртыеллыгында кабул ителгән дәрәҗәдә калачагы турында хәбәр итте. Барлык тарифлар да, коммуналь хезмәтләргә тарифларны дәүләти җайга салуга караган өлкәләр буенча, ә болар – салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, электр уты белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү – хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итүчеләрнең һәркайсы өчен аерым билгеләнде. Дәүләт комитеты  тариф чишелешләрен кабул иткәндә Россия Федерациясе икътисады үсеше-яшәешенең сценарий шартларына таянды. Россия Федераль тарифлар хезмәте (ФСТ) Татарстан Республикасы өчен 2014 елга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләде, аларның кысалары коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар билгеләүдә кулланылды.

2013 елның 1 июленнән халыкка газ өчен гамәлдәге бәя бер куб метры өчен 4,61 сум тәшкил итә, бу бәя 2014 елның 1 июленә кадәр үзгәрешсез калачак.

2014 елга электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифлар 2013 елның икенче яртыеллыгы дәрәҗәсендә кала, ягъни бәя үсми. Сату чыгымнары 2,5 процентка кимеде. Халыкка электр энергиясенә ахыр тарифка килгәндә, тариф беренче яртыеллыкта 2013 елның 2 яртыеллыгындагыча калып, 2,88 сум/кВт (НДС белән) тәшкил итәчәк, икенче яртыеллыкка Россия ФСТ билгеләгән минималь дәрәҗәдә калып, 2,99 сум/кВт тәшкил итәчәк (үсеш – 3,8 процент).

Шуннан соң Марат Зарипов республикада катнаш һәм катнаш булмаган режимнарда хәл ителеп килә торган җылылык белән тәэмин итүгә тарифлар турында сөйләде. 2014 елда республикада”халык” категориясенә керүче кулланучы өчен җылылык энергиясенә уртача тариф чама белән 1452 сум/Гкал тәшкил итә, бу тариф Россия ФСТ раслаган җылылык энергиясенә тарифларның максималь үсеше чикләрендә – 5,3 процент– билгеләнде.

2014 елда җылылык энергиясенә тарифларны җайга салуда яңалык   ул да булса хезмәт күрсәтү белән тәэмин итүчеләрнең һәркайсы өчен тарифның җылылык чыганаклары һәм челтәрләре өчен индивидуаль билгеләнүе. Моңа кадәр тариф чыганаклар (ТЭЦ, ГРЭС) буенча аерым түгел, ә һәр юридик зат буенча уртача билгеләнеп килде.

Шулай итеп, Казан шәһәре буенча 2014 елның июленнән тарифлар үсеше 8,6 процент тәшкил итәчәк. Асылда ике ел дәвамында Казанда тариф үсмәгән иде, һәм менә 2013 елда 2012 елның 2 нче яртыеллыгындагы тарифка карата үсеш 8, 6 процент тәшкил итте. Түбән Камада 2014 елның июленнән тариф үсеше 7,7 процент тәшкил итәчәк, һәм бу җылылык энергиясен җибәрүдә шактый ук зур югалтулар белән бәйле. Зәй һәм Урыссу шәһәрләре буенча 2014 елның июленнән тарифлар үсеше 9 һәм 38 процент тәшкил итәчәк, һәм бу тарифларның чыганаклар буенча  билгеләнүенә бәйле.

2014 елның 1 июленнән катнаш булмаган режимда җитештерелә торган җылылык энергиясенә тариф республикада уртача 1547 сум/Гкал тәшкил итәчәк. “Казэнерго” ПО МУП өчен тариф 2014 елның 1 июленнән 5,3 процентка артып, 1417,18 сум/Гкал булачак.

Шуннан соң докладчы җылылыкка тарифлар кебек, хезмәт күрсәтү белән тәэмин итүчеләрнең һәркайсы өчен индивидуаль билгеләнәчәк су белән тәэмин итүгә, ташландык суларны агызуга тарифларга тукталды. 2014 елда республикада халык категориясе өчен тарифлар 1 июльдән уртача тәшкил итәчәк:

– су белән тәэмин итүгә – 20,70 сум/куб.м, үсеш – 2,1 процент.

– ташландык суларны агызуга – 15,25 сум/куб.м, үсеш – 3,4 процент.

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәте күрсәтүгә бәяләр үсүгә йогынты ясый торган өстәмә факторлар булып, электр энергиясенә, шулай ук җылылыкка бәя арту белән беррәттән, файдалы тәэмин итү күләменең (югалтулар) уртача 5 тән 10 процентка кадәр кимүе тора.

Докладчы, теманы төгәлләп, 2014 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында гражданнарның коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләвенең фараздагы үсешенең 3,9  процент тәшкил итәчәген билгеләп үтте. Чагыштыру өчен: 2013 елда – 4,8 процент.

Марат Зарипов чыгышының ахырында игътибар өчен рәхмәт белдереп, җайга салу процессының ачыклыгын, хәбәрдарлыгын искәртте. Дәүләт комитеты рәсми сайтында 2014 елга ресурсларның барлык төрләре буенча, җайга салынулы оешмалар тәкъдимнәре белән чагыштырып, тарифлар турында тәфсилле мәгълүматлар урнаштырылды. 2014 елга тарифлар буенча барлык карарлар министрлыклар, ведомстволар, җәмәгатьчелек вәкилләре, муниципаль берәмлекләр органнары һәм җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашында хәбәрдарлык шартларында карап тикшерелде.2013елда тарифларны җайга салу мәсьәләләрен тикшерү өчен вәкилләр составы киңәйтелде. Аңа ике фракция – “Бердәм Россия” һәм “КПРФ” фракцияләре депутатлары керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International