ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Коррупциягә каршы эшчәнлек комиссиясе утырышы булды

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

2013 елның 25 декабрендә Дәүләт комитетында  Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Рәисе каршындагы Комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Утырыш барышында кайбер мәсьәләләр каралды:

1. 2013 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2012-2014 елларга коррупциягә каршы эшчәнлек сәясәтен тормышка ашыру программасы чаралары планын үтәү нәтиҗәләре турында.

2. Вазыйфаи затларның үз тирәлегендәге кешеләр тарафыннан ришвәт бирүне вәгъдә итү яки ришвәт тәкъдим итү яисә ришвәт алырга ризалык бирү яисә ришвәт бирүне сорау кебек кабул ителү ихтималы булган үз-үзләрен тотышына юл куймас өчен оештыру, аңлату чараларын һәм башка чараларны хәл итү буенча Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы рекомендацияләренә күзәтү ясау буенча фикер алышу турында.

3. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле каршындагы Иминлек мәсьәләләре коллегиясенең 2013 елның 25 июлендә уздырылган “Идел буе округында урнашкан Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы эшчәнлек турында” утырышы карарын тормышка ашыру чаралары планы нигезендә, “көнкүреш” коррупциясен минимальләштерү мәсьәләсе каралды.  Алга таба әлеге мәсьәләне ярты елга 1 тапкыр карап тикшерү турында карар ителде.

4. Дәүләт комитеты эшчәнлеге өлкәсендә вазыйфаи затларның эшчәнлегендә коррупция чагылышлары турында массакүләм мәгълүмат чараларында (“Интернет” челтәрен кертеп), шулай ук гражданнар һәм юридик затлар мөрәҗәгатьләрендә урын алган мәгълүматларга мониторинг ясау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International