Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2013 елның 20 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2014 елга Татарстан Республикасында яшәүчеләргә сатыла торган сыекландырылган газга ваклап сату бәяләрен билгеләү турында.

2. 2014 елга Татарстан Республикасы Газлаштыру программасын финанслау максатында “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ газ бүлгеч челтәрләре аша газ транспортлау хезмәте күрсәтүгә тарифлар өчен махсус өстәмә күләмен билгеләү турында.

3. Кайнар су белән тәэмин итүнең ачык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.

4. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.

(Түбән Кама МР: “Түбән Кама ТЭЦ” ААҖ, “ТАНЕКО” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Генерацияләү компаниясе” ААҖ, Казан ТЭЦ-1, Казан ТЭЦ-2, “Химград” индустриаль паркы” ҖЧҖ, “Казан синтетик каучук заводы” ААҖ; “ТГК-16” ААҖ; Чаллы шәһәре: “Савиново-Челны” ҖЧҖ).

5. Кулланучыларга җылылык челтәрләре оешмалары тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.

(“Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Химград” индустриаль паркы” ҖЧҖ, “Казтрансстрой” ААҖнең УМиТ филиалы, “Савиново” ҖЧҖ).

6. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

(Азнакай МР: “Водоканалсервис” ААҖ филиалы – “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе” (Азнакай ш., Актүбә б.); Әлмәт МР: “Тепло-Энергосервис” ҖЧҖ; Алабуга МР: “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ; Зеленодол МР: “Осиново инженерлык челтәрләре” ААҖ, “Казан җылылык белән тәэмин итү предприятиесе” ҖЧҖ; “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “КамАЗ-Энерго” ҖЧҖ, “Челны-Лада” ААҖ; Түбән Кама МР: Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ, “ТАНЕКО” ААҖ, “Энергошинсервис” ҖЧҖ; Сарман МР: “Водоканалсервис ААҖ филиалы – “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе”, Җәлил б., “Казан “Оргсинтез” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “Казан силикат стена материаллары заводы” ҖЧҖ).

7. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында.

(Лениногорск МР: “Теплоснаб” ҖЧҖ; Менделеев МР: “Менделеевсказот” ААҖ; Түбән Кама МР: Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ, “ТАНЕКО” ААҖ, “Энергошинсервис” ҖЧҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: Казан “Оргсинтез” ААҖ).

8. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

(Әлмәт МР: Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Элекон заводы” ААҖ).

 9. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.

10. “Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары челтәрләре аша электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә бердәм (котел) тарифларны билгеләү турында” 24 декабрь, 2012 ел, №3-18/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.

11. 2014 елга Татарстан Республикасында халык өчен һәм халыкка тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә бәяләрне (тарифлар) билгеләү турында.

12. Тарифларны билгеләү турында эшләрне карап тикшерүне туктату турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International