Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2014 елга Татарстан Республикасында яшәүчеләргә сатыла торган сыекландырылган газга ваклап сату бәяләрен килештерү турында.
2. 2014 елга Татарстан Республикасы Газлаштыру программасын финанслау максатында “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ газ бүлгеч челтәрләре аша газ транспортлау хезмәте күрсәтүгә тарифлар өчен махсус өстәмә күләмен килештерү турында.
3. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны килештерү турында.
(Лениногорск МР: “Теплоснаб” ҖЧҖ; Менделеев МР: “Менделеевсказот” ААҖ; Түбән Кама МР: Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ, “ТАНЕКО” ААҖ, “Энергошинсервис” ҖЧҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: Казан “Оргсинтез” ААҖ).
4. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
(Әлмәт МР: Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Элекон заводы” ААҖ).
5. Кулланучыларга җылылык челтәрләре оешмалары тарафыннан җылылык энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.
(Ютазы МР: “Урыссу җылылык челтәрләре” ҖЧҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Химград” индустриаль паркы” ҖЧҖ, “Казтрансстрой” ААҖнең УМиТ филиалы, “Савиново” ҖЧҖ).
6. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
(Азнакай МР: “Водоканалсервис” ААҖ филиалы – “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе” (Азнакай ш., Актүбә б.); Әлмәт МР: “Тепло-Энергосервис” ҖЧҖ; Алабуга МР: “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ; Зеленодол МР: “Осиново инженерлык челтәрләре” ААҖ, “Казан җылылык белән тәэмин итү предприятиесе” ҖЧҖ; “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “КамАЗ-Энерго” ҖЧҖ, “Челны-Лада” ААҖ; Түбән Кама МР: Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ, “ТАНЕКО” ААҖ, “Энергошинсервис” ҖЧҖ; Сарман МР: “Водоканалсервис ААҖ филиалы – “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе”, Җәлил б., “Казан “Оргсинтез” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “Казан силикат стена материаллары заводы” ҖЧҖ).
7. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.
(Түбән Кама МР: “Түбән Кама ТЭЦ” ААҖ, “ТАНЕКО” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Генерацияләү компаниясе” ААҖ, Казан ТЭЦ-1, Казан ТЭЦ-2, “Химград” индустриаль паркы” ҖЧҖ, “Казан синтетик каучук заводы” ААҖ).
8. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны килештерү турында.
9. Кайнар су белән тәэмин итүнең ачык системаларында кайнар суга тарифларны килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.