Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтыруга стандартлаштырылган тариф ставкаларын һәм түләү формуласын билгеләү турында.

2. Максималь егәрлеге 15 кВт артып китмәгән энергия кабул итү җайланмаларын (бу тоташу ноктасында элегрәк тоташтырылган энергия кабул итү җайланмаларын исәпкә алып) технологик тоташтыру максатында гариза тапшыручы мөрәҗәгать итүчеләр өчен Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

3. “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне исәпләү өчен стандартлаштырылган тариф ставкаларын, максималь егәрлек берәмлегенә ставкаларны һәм формулаларны билгеләү турында.

4. “КАМА” көнчыгыш сәнәгать компаниясе – “Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү комплексы белән административ бина” ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.

5. Кулланучыларга “Урыссу ГРЭС ТГК” ЯАҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

6. 2014 елга электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында “Генерацияләү компаниясе” ААҖ тарафыннан җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

7. 2014 елга кулланучыларга  (Казан ш., Чаллы ш., Түбән Кама ш., Зәй ш., Алабуга муниципаль районы) “Генерацияләү компаниясе” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

8. 2014 елга кулланучыларга, җылылык белән тәэмин итүче башка оешмаларга “Генерацияләү компаниясе” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында.

9. 2014 елга җылылык энергиясе кулланылмаганда кулланучыларның аерым категорияләре (төркемнәре) өчен “Генерацияләү компаниясе” ААҖнең резервтагы җылылык егәрлеген тоту хезмәте күрсәтүгә түләүне билгеләү турында эшне карап тикшерүне  туктату хакында.

10. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.

(Әлмәт МР: “Әлмәт водоканалы” ААҖ, “Җир асты катламнарында  тиешле басымны тоту өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе” ҖЧҖ; Балтач МР: “Идарә” ҖЧҖ; Югары Ослан МР: “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ; Зеленодол МР: “Марс” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы хосусый эшмәкәр Алиев Марс Шәрифович; Кама Тамагы МР: “Кама Тамагы коммуналь челтәрләре” ААҖ, “Куйбышев Затоны коммуналь челтәрләре” ААҖ, “Уют” муниципаль унитар предприятиесе; Лениногорск МР: “Водоканал” ҖЧҖ; Түбән Кама МР: “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ, Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ, Түбән Кама “Нефтехим” – су чистарту станциясе” ААҖ; Нурлат МР: “Промчистка” ҖЧҖ; Питрәч МР: “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ; Тукай МР: “Бәтке коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ, “Круглое Поле коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ, “Стоки-Ерыклы-Сидоровка” ҖЧҖ; Теләче МР: “Мишә” ҖЧҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Водоканал” МУП, Казан “Оргсинтез” ААҖ, “Теплоснабсервис” ҖЧҖ, “Пивоварня Москва Эфес” ЯАҖ филиалы; “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ, “Савиново-Челны” ҖЧҖ).

11. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында (17 оешма).

12. Кулланучыларга “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ тарафыннан җылылык энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.

13. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

(Әгерҗе МР: “Әгерҗе җылылык челтәрләре” ҖЧҖ; Бөгелмә МР: “Балкыш” НПП ҖЧҖ; Буа МР: “Кыят МПП ЖКХ” ААҖ; Лениногорск МР: “Лениногорск җылылык челтәрләре” ААҖ; Түбән Кама МР: “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге:  “Пивоварня Москва-Эфес” ЯАҖ, “Энерготехника” челтәр компаниясе” ЯАҖ, “Казэнерго” җитештерү берләшмәсе МУП).

14. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

(Алабуга МР: “Тепловик” ҖЧҖ; Кама Тамагы МР: “Таткоммунпромкомплект” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Татнефть-Ак Барс” СКП” ҖЧҖ, “Шимко исемендәге “Радиоэлектроника” фәнни-җитештерү берләшмәсе” ААҖ, Хосусый эшмәкәр Шаматов И.К.).

15. Кулланучыларга “Ремонт-эксплуатация идарәсе” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

16. Татарстан Республикасы территориясендә ваклап сату базарында электр энергиясен (егәрлек) җибәрүче электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче –“Оборонэнергосбыт” ААҖнең өстәмә сату хакын билгеләү турында.

17.  Татарстан Республикасы территориясендә ваклап сату базарында электр энергиясен (егәрлек) җибәрүче электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче –“Татэнергосбыт” ААҖнең өстәмә сату хакын билгеләү турында.

18. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларын үз көчен югалткан дип тану турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International