Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтыруга стандартлаштырылган тариф ставкаларын һәм түләү формуласын килештерү турында.
2. Максималь егәрлеге 15 кВт артып китмәгән энергия кабул итү җайланмаларын (бу тоташу ноктасында элегрәк тоташтырылган энергия кабул итү җайланмаларын исәпкә алып) технологик тоташтыру максатында гариза тапшыручы мөрәҗәгать итүчеләр өчен Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
3. “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне исәпләү өчен стандартлаштырылган тариф ставкаларын, максималь егәрлек берәмлегенә ставкаларны һәм формулаларны килештерү турында.
4. “КАМА” көнчыгыш сәнәгать компаниясе – “Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү комплексы белән административ бина” ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.
5. Татарстан Республикасы территориясендә ваклап сату базарында электр энергиясен (егәрлек) җибәрүче электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче – “Оборонэнергосбыт” ААҖнең өстәмә сату хакын килештерү турында.
6. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.
(Әлмәт МР: “Әлмәт водоканалы” ААҖ, “Җир асты катламнарында тиешле басымны тоту өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе” ҖЧҖ; Балтач МР: “Идарә” ҖЧҖ; Югары Ослан МР: “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ; Зеленодол МР: “Марс” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы хосусый эшмәкәр Алиев Марс Шәрифович; Кама Тамагы МР: “Кама Тамагы коммуналь челтәрләре” ААҖ, “Куйбышев Затоны коммуналь челтәрләре” ААҖ, “Уют” муниципаль унитар предприятиесе; Лениногорск МР: “Водоканал” ҖЧҖ; Түбән Кама МР: “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ, Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ, Түбән Кама “Нефтехим” – су чистарту станциясе” ААҖ; Нурлат МР: “Промчистка” ҖЧҖ; Питрәч МР: “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ; Тукай МР: “Бәтке коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ, “Круглое Поле коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ, “Стоки-Ерыклы-Сидоровка” ҖЧҖ; Теләче МР: “Мишә” ҖЧҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Водоканал” МУП, Казан “Оргсинтез” ААҖ, “Теплоснабсервис” ҖЧҖ, “Пивоварня Москва Эфес” ЯАҖ филиалы; “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ, “Савиново-Челны” ҖЧҖ).
7. Кулланучыларга “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ тарафыннан җылылык энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.
8. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
(Әгерҗе МР: “Әгерҗе җылылык челтәрләре” ҖЧҖ; Бөгелмә МР: “Балкыш” НПП ҖЧҖ; Буа МР: “Кыят МПП ЖКХ” ААҖ; Лениногорск МР: “Лениногорск җылылык челтәрләре” ААҖ; Түбән Кама МР: “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Пивоварня Москва Эфес” ЯАҖ, “Энерготехника” челтәр компаниясе” ЯАҖ, “Казэнерго” җитештерү берләшмәсе МУП).
9. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
(Алабуга МР: “Тепловик” ҖЧҖ; Кама Тамагы МР: “Таткоммунпромкомплект” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Татнефть-Ак Барс” СКП” ҖЧҖ, “Шимко исемендәге “Радиоэлектроника” фәнни-җитештерү берләшмәсе” ААҖ, Хосусый эшмәкәр Шаматов И.К.).
10. Кулланучыларга “Ремонт-эксплуатация идарәсе” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
11. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.