Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны билгеләү турында” 14 декабрь, 2012 ел, №3-12/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында (47 оешма).
2. Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны билгеләү турында” 25 декабрь, 2012 ел, №3-19/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3. “ТранснефтьЭлектросетьСервис” ҖЧҖ һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны билгеләү турында.
4. “Энерготехснаб” ҖЧҖ һәм “Челтәр компаниясе”ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны билгеләү турында” 24 декабрь, 2012 ел, №3-11/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.
5. Кулланучыларга “Индустриаль парк – Сервис” ИК” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
6. Кулланучыларга “Индустриаль парк – Сервис” Идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында.
7. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
(Әгерҗе МР: “Красный Бор коммуналь челтәрләре” ААҖ, “Тепло” ҖЧҖ, “Теплосбыт” ҖЧҖ; Әлмәт МР: “Жилбытсервис-М” ҖЧҖ, “Альтехносервис” ҖЧҖ; Югары Ослан МР: “Югары Ослан районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; Алабуга МР: “Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Кама Тамагы МР: “Куйбышев Затоны коммуналь челтәрләре” ААҖ; Чирмешән МР: “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “ПРОСТО МОЛОКО” Идарәче компаниясе ҖЧҖнең “Казан сөт комбинаты” филиалы, “Ремонт-эксплуатация идарәсе” ААҖ).
8. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.
(Аксубай МР: “Күп тармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы производство предприятиесе” ҖЧҖ; Бөгелмә МР: “Бөгелмә водоканалы” ҖЧҖ; Лаеш МР: “Лаеш Коммуналь Сервис” ҖЧҖ, “КомЭкоКомплекс” ҖЧҖ; Менделеев МР: “Комфорт” ҖЧҖ; Түбән Кама МР: “Жилкомсервис” ҖЧҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “РЖД” ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциясе структур подразделениесенең җылылык-су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясе Казан территориаль участогы).
9. “Татарстан Республикасында яшәүчеләргә сатыла торган табигый газга ваклап сату бәяләрен билгеләү турында” 25 декабрь, 2012 ел, №4-4/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.
10. Җылылык энергиясе чыганагы коллекторларында электр энергиясен җитештерүнең билгеләнгән генерацияләү егәрлеге 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган җылылык энергиясе чыганаклары тарафыннан электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
11. Кулланучыларга, башка җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга “Урыссу ГРЭС ТГК” ЯАҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.