Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре "Ике тапкыр җиңүчеләр. Тормыш өчен яктылык. Хәтер вакыттан көчлерәк” экспозициясе белән танышты

2026 елның 3 апреле, җомга

“Энергопром - 2026” форумы кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында энергетика үсешенә багышланган экспозиция тәкъдим ителде. Ул энергетикларның Җиңүгә ирешүдәге батырлык өлешен искә ала һәм, бигрәк тә, Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында символик әһәмияткә ия.

Күргәзмә кысаларында республиканың эзләү отрядлары эзләү хәрәкәте тарихы һәм һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштерү буенча эш нәтиҗәләре турында сөйләүче күчмә экспозиция күрсәттеләр.

Хезмәткәрләрнең берсе тарихи мирасны саклап калу һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру аеруча мөһим, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, мондый масштаблы чарада ил тарихына һәм аның геройларының батырлыгына игътибарны күрү аеруча кыйммәтле.

MAXта Татарстан тарифларына язылыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International