Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. 2014 елга “Химград” индустриаль паркы” ҖЧҖ һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны килештерү турында.
2. Татарстан Республикасы территориясендә ваклап сату базарында электр энергиясен (егәрлек) җибәрүче – электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче “Татэнергосбыт” ААҖнең өстәмә сату хакын килештерү турында.
3. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында
(Әгерҗе МР: “Красный Бор коммуналь челтәрләре” ААҖ, “Тепло” ҖЧҖ, “Теплосбыт” ҖЧҖ; Әлмәт МР: “Жилбытсервис-М” ҖЧҖ, “Альтехносервис” ҖЧҖ; Югары Ослан МР: “Югары Ослан районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; Алабуга МР: “Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Кама Тамагы МР: “Куйбышев Затоны коммуналь челтәрләре” ААҖ; Чирмешән МР: “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “ПРОСТО МОЛОКО” Идарәче компаниясе ҖЧҖнең “Казан сөт комбинаты” филиалы, “Ремонт-эксплуатация идарәсе” ААҖ).
4. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.
(Аксубай МР: “Күп тармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы производство предприятиесе” ҖЧҖ; Бөгелмә МР: “Бөгелмә водоканалы” ҖЧҖ; Лаеш МР: “Лаеш Коммуналь Сервис” ҖЧҖ, “КомЭкоКомплекс” ҖЧҖ; Менделеев МР: “Комфорт” ҖЧҖ; Түбән Кама МР: “Жилкомсервис” ҖЧҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “РЖД” ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциясе структур подразделениесенең җылылык-су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясе Казан территориаль участогы).
5. Ютазы муниципаль районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә кулланучыларга җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
6. 2014 елга электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында “Генерацияләү компаниясе” ААҖ тарафыннан җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
7. 2014 елга Казан ш., Чаллы ш., Түбән Кама ш., Зәй ш. кулланучыларына “Генерацияләү компаниясе” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
8. 2014 елга кулланучыларга “Генерацияләү компаниясе” ААҖнең Алабуга ТЭЦ филиалы тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
9. 2014 елга кулланучыларга, башка җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга “Генерацияләү компаниясе” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны килештерү турында.
10. 2014 елга җылылык энергиясе кулланылмаганда кулланучыларның аерым төркемнәре өчен “Генерацияләү компаниясе” ААҖнең резервтагы җылылык егәрлеген тоту хезмәте күрсәтүгә түләүне килештерү турында.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән барлык мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.