MAX милли мессенджерында Рәсәй Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә “Дәресләр расписаниесе” яңа сервисы эшли башлады. Аның ярдәмендә кулланучылар дәресләр, сессияләр һәм консультацияләр үткәрү вакыты һәм урыны турында уңайлы форматта мәгълүмат ала, шулай ук уку процессындагы үзгәрешләрне оператив күзәтеп тора алалар.
Сервиска инде 100 дән артык Рәсәй югары уку йорты кушылды. Рәсми чат-ботны сылтама буенча, шулай ук MAX кушымтасы эчендә эзләү аша карарга мөмкин - ул расланган һәм махсус галочка белән билгеләнгән.