Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. “Бигеш” аэропорты” ААҖ тарафыннан аэропортта күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифларның (җыемнар) максималь дәрәҗәдә чик күләмнәрен билгеләү турында.

 2. “Кама Групп” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

3. “КамАЗ-Энерго” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

4. “Чистай икмәк заводы” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеген бүлү юлы белән “Чистай кондитеры” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын  “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

5. “Гравзавод” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеген бүлү юлы белән “Чаллы руда булмаган материаллар производствосы” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын  “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

6. “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына “Евро+Групп” ҖЧҖ – “Мегастрой” төзелеш материаллары кибете” капиталь төзелеш объектын тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.

7. “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына “КИП” ҖЧҖ – “Леруа Мерлен” сәүдә үзәге” капиталь төзелеш объектын тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.

8. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

(Алабуга МР: “Алабуга сөте” ААҖ, “Альгазтранс-Елабуга” ҖЧҖ; Кама Тамагы МР: “Кама Тамагы коммуналь челтәрләре” ААҖ; Минзәлә МР: “Минзәлә районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; Мөслим МР: “Мөслим инженерлык челтәрләре”ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Теплоконтроль” ААҖ).

9. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.

(Бөгелмә МР: “РЖД” ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциясенең структур подразделениесе – җылылык-су белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясе (Бөгелмә территориаль участогы); Алабуга МР: Бехтерев авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге” автоном учреждениесе, Лекарево авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге” автоном учреждениесе, Иске Юраш авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге” автоном учреждениесе, Зәй МР: “Теплосервис” ҖЧҖ; Лаеш МР: “Инженерлык технологияләре” ремонт-төзелеш компаниясе” ҖЧҖ; Лениногорск МР: “Бәкер” санаторие профсоюзларның дәвалау-профилактика учреждениесе; Менделеев МР: “Менделеевсказот” ҖЧҖ; “Татгазэнерго” ЯАҖнең “Менделеевский” филиалы; Тукай МР: “Нефтебаза” торак милекчеләре ширкәте, “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖнең Чаллы филиалы; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Энерготехника” челтәр компаниясе” ЯАҖ, “Казан оптика-механика заводы” ААҖ).

Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International