Татарстанда MAX мессенджерыннан 1,5 миллион кеше файдалана

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында MAX милли мессенджерыннан 1,5 миллионнан артык кеше файдалана. Бу хакта республиканың Цифрлы үсеш министрлыгында хәбәр иттеләр. Мәгълүматлар 2026 елның март ае торышы буенча китерелгән.

Мессенджерда барлыгы 100 миллион кулланучы теркәлгән. Сервисның көндәлек аудиториясе 70 миллионга җитә.

Көн саен кулланучылар 1 миллиардтан артык хәбәр җибәрә һәм 28 миллионга якын шалтырату ясый. Платформаны эшләтеп җибәргәннән бирле 62 миллиард хәбәр җибәрелгән һәм 3 миллиардтан артык шалтырату ясалган.

Шулай ук каналлар системасы актив үсә: авторлар, блогерлар, кулланучылар һәм компанияләр 2,2 миллионга якын ачык һәм шәхси канал булдырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International