Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. “Кама Групп ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

2. “КамАЗ-Энерго” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

3. “Чистай икмәк заводы” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеген бүлү юлы белән “Чистай кондитеры” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын  “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

4. “Гравзавод” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеген бүлү юлы белән “Чаллы руда булмаган материаллар производствосы” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын  “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

5. “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына “Евро+Групп” ҖЧҖ – “Мегастрой” төзелеш материаллары кибете” капиталь төзелеш объектын тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.

6. “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына “КИП” ҖЧҖ – “Леруа Мерлен” сәүдә үзәге” капиталь төзелеш объектын тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.

7.Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны килештерү турында (16 оешма).

8. Татарстан Республикасы территориясендә ваклап сату базарында электр энергиясен җибәрүче – электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче “Татэнергосбыт” ААҖнең өстәмә сату хакын килештерү турында.

9. “Бигеш” аэропорты” ААҖ тарафыннан аэропортта күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифларның (җыемнар) максималь дәрәҗәдә чик күләмнәрен килештерү турында.

10. Кулланучыларга “Индустриаль парк – Сервис” ИК” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

11. Кулланучыларга “Индустриаль парк – Сервис” Идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны килештерү турында.

12. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

(Бөгелмә МР: “Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Алабуга МР: “Алабуга сөте” ААҖ, “Альгазтранс-Елабуга” ҖЧҖ; Кама Тамагы МР: “Кама Тамагы коммуналь челтәрләре” ААҖ; Минзәлә МР: “Минзәлә районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; Мөслим МР: “Мөслим инженерлык челтәрләре”ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “РЖД” ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциясенең структур подразделениесе – җылылык-су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль участогы, “Теплоконтроль” ААҖ).

13. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.

(Бөгелмә МР: “РЖД” ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциясенең структур подразделениесе – җылылык-су белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясе (Бөгелмә территориаль участогы); Алабуга МР: Бехтерев авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге” автоном учреждениесе, Лекарево авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге” автоном учреждениесе, Иске Юраш авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге” автоном учреждениесе, Зәй МР: “Теплосервис” ҖЧҖ; Лаеш МР: “Инженерлык технологияләре” ремонт-төзелеш компаниясе” ҖЧҖ; Лениногорск МР: “Бәкер” санаторие профсоюзларның дәвалау-профилактика учреждениесе; Менделеев МР: “Менделеевсказот” ҖЧҖ; “Татгазэнерго” ЯАҖнең “Менделеевский” филиалы; Тукай МР: “Нефтебаза” торак милекчеләре ширкәте, “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖнең Чаллы филиалы; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Энерготехника” челтәр компаниясе” ЯАҖ, “Казан оптика-механика заводы” ААҖ).

Барлык мәсьәләләр Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International