Капитан билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм һөнәренә һәм хезмәт урынына карамастан, ил, гаилә һәм якыннары сагында торучыларны берләштерә.
“Барлык ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Һәр ир-ат - яклаучы. Без дәүләтебез, Ватаныбыз һәм гаиләбез сагында торабыз - алгы сызыкмы ул, юкса тирән тылмы. Һәркем уртак эшкә - безнең уртак җиңүгә үз өлешен кертә.
Якыннарыгыз өчен батыр, тәвәккәл һәм ныклы таяныч булып калуыгызны телим. Көч, ныклык һәм үз принципларыңа тугрылык сезгә теләсә нинди шартларда ярдәм итсен”, - дип ассызыклады Егор Горячев.
Исегезгә төшерәбез, Егор Горячев "Батырлар. Татарстан геройлары" программасы кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында стажировка үтте.