Рөстәм Миңнеханов белән очрашу кысаларында “Батырлар. Татарстан геройлары” үз инициативаларын тәкъдир итте. Чара Kaзан Экспо күргәзмәсендә узды.
Казан халкын һава һөҗүме чараларыннан саклауга юнәлдерелгән “Яшеренү” проектын составына Егор Горячев кергән команда тәкъдим итте.
Проект Казан территориясендә халыкны һава һөҗүме чараларыннан саклау өчен ышык урыннар системасын булдыруны күздә тота. Егор Горячев сүзләренчә, бүген мондый инфраструктурага ихтыяҗ ачык.
“Бу шәһәр өчен стратегик яктан мөһим инициатива. Сүз кешеләрнең иминлеге һәм аларның гомерләрен саклап калу турында бара. Проектны гамәлгә ашырырга кирәк”, - дип билгеләде Егор Горячев.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Батырлар. Татарстан геройлары” программасында катнашу вакытында капитан Егор Горячев Тарифлар буенча дәүләт комитетында алты айлык стажировка үтте. Ул ведомство эше белән эзлекле рәвештә танышты, тарифларны җайга салу механизмнарын өйрәнде һәм һөнәри күнекмәләрен камилләштерде. Егорның остазы - ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов.
“Батырлар. Татарстан Геройлары” проекты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән “Геройлар вакыты” федераль проектының аналогы буларак тормышка ашырыла. Финалистлар арасында - илнең төрле төбәкләреннән 45 махсус хәрби операциядә катнашучы.