Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендәге хезмәткәрләр видеоконференцэлемтә режимында Рәсәй Федераль тарифлар хезмәте каршындагы Иҗтимагый советның тарифларны җайга салуның төбәк органнары каршындагы иҗтимагый советлар белән уртак утырышында катнашалар.
Утырыш барышында иҗтимагый советларның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре һәм тарифларны җайга салуның актуаль темалары карала. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре чыгышларны игътибар белән күзәтә һәм алга таба эшләү өчен әйтелгән тәкъдимнәрне карый. 
Утырышның онлайн-трансляциясен түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://os.fas.gov.ru/node/603
“Татарстан Тарифлары”на MAXта / Вконтактеда язылыгыз