ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында беренче тапкыр “Социаль няня” хезмәте мәсьәләсе каралды

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышында беренче мәртәбә “Социаль няня” хезмәтенә тариф билгеләү турында карар кабул ителде.

Тариф коммерциячел булмаган оешмалар өчен билгеләнә һәм хезмәт күрсәтүгә чыгымнарны каплау өчен билгеләнә. Хезмәт алучылар өчен түләүсез күрсәтелә.

Кабул ителгән карар ата-аналарга ярдәм итүгә һәм бала тәрбияләүне укыту яки эш белән бергә алып бару өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән “Гаилә” милли проекты бурычларына туры килә.

“Социаль няня” хезмәте балалар бакчасына йөрми торган алты айдан өч яшькә кадәрге балалар өчен каралган. Бу хезмәт 30 яшькә кадәрге ата-аналарга күрсәтелә. Мәҗбүри шарт - баланың әнисе белем бирү оешмасында көндезге бүлектә укырга тиеш. Няня атнага ике мәртәбә көненә 4әр сәгать килеп йөри ала.

Баланы хезмәткә мохтаҗ дип тану өчен ата-анага яшәү урыны буенча территориаль социаль яклау органына гариза һәм документлар пакеты белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Карар кабул ителгәннән соң хезмәт күрсәтүче белән килешү төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International