6 февральдән “Рәсәй - Ислам дөньясы: KazanForum 2026” XVII халыкара икътисадый форумының рәсми сайтында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен теркәлү ачылды. Аккредитация 2026 елның 20 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Форум Казанда 2026 елның 12-17 маенда узачак. Аккредитация бейджларын бирү катнашучының шәхси кабинетында аккредитация расланганнан соң гамәлгә ашырылачак.
2025 елда форум эшен 20 илдән 500дән артык ММЧ вәкиле яктыртты.