14 февральдә Казанда 44 нче "Рәсәй чаңгы юлы” Бөтенрәсәй чаңгы ярышы була. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре спорт чарасында катнашу өчен теркәлгән инде.
Ярышлар Казанның берничә мәйданчыгында: “Локомотив” стадионында, Горки-Әмәт урманында, “Дәрвишләр” торак комплексының каенлыкларында, шулай ук Казансу елгасы тугайларында узачак.
“Рәсәй чаңгы юллары” “Рәсәй спорты” милли проекты кысаларында үткәрелә, ул физик культура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга һәм яхшыртуга, массакүләм спортны популярлаштыруга һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Программа Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.
Ничек катнашучы булырга: Ярышларга теркәлү бары тик “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша гына алып барыла һәм 12 февральгә кадәр ачык.