ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов 23 нче лицейда халык белән очрашуда катнашты.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов администрациянең 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2026 елга үсеш планнары турында сөйләде.
Халык фикер алышуда актив катнашты, сораулар бирде һәм тәкъдимнәр кертте.
Киләсе очрашу бүген, 4 февральдә, 9 нчы мәктәптә (Мусин ур., 32) узачак.