Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты ай саен, хисаптан соң килә торган айның 5 нче көненнән дә соңга калмыйча, “Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләренә объектларны тоташтыру (технологик тоташтыру) реестры” online-таблицаларындагы мәгълүматларны актуальләштерергә кирәклеген искә төшерә.
Таләп су белән тәэмин итү, су һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге оешмаларга кагыла.
Реестрлардан файдалану өчен тарифларны җайга салу өлкәсендәге цифрлы технологияләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк:
Симеонов Виталий, тел. 8 (843) 221-82-40, e-mail: Vitaliy.Simeonov@tatar.ru