1 март - салкын су белән тәэмин итүне, кайнар су белән тәэмин итүне (ачык системалардан тыш) һәм (яисә) су түгүне гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын эшләүгә техник йөкләмәне раслау срогы тәмамлана.
Инвестпрограммалар эшләүгә техник биремнәрне инженерлык инфраструктурасының техник торышына туры китереп раслау җирлекләрнең, шәһәр округларының җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә керә.
Исегезгә төшерәбез, кайнар су белән тәэмин итүне, салкын су белән тәэмин итүне һәм (яисә) су түгүне гамәлгә ашыручы оешманың инвестиция программасы - кайнар су белән тәэмин итүнең, салкын су белән тәэмин итүнең һәм (яисә) су түгүнең үзәкләштерелгән системасы объектларын төзү, реконструкцияләү һәм модернизацияләү чаралары программасы.