МАХ мессенджерында кулланучыларга таныш булмаган абонентлардан шалтыратуларны танырга ярдәм итәчәк яңа функция эшләтеп җибәрелгән. Хәзер контактларда булмаган номердан кергән чакыру вакытында экранда “Контактларда юк” дигән белдерү барлыкка киләчәк.
Әгәр чакыру чит илдән килә икән, кушымта өстәмә рәвештә шалтырату төбәген күрсәтәчәк, бу хәлне тизрәк бәяләргә һәм кирәкмәгән элемтәләрне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
Функцияне тоташтыру өчен кушымтаны яңартырга кирәк - шуннан соң тиешле хәбәрнамә шалтырату вакытында автомат рәвештә күрсәтеләчәк.