Татарстан Республикасы динамик үсешен дәвам итә һәм масштаблы бурычларны уңышлы тормышка ашыра. Төп күрсәткечләр буенча республика Россия төбәкләре арасында алдынгы урыннарны саклап кала.
2025 елда республика 12 милли проект кысаларында 46 төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнашты, аларны финанслауга 46,4 млрд сум юнәлдерелгән. Милли проектлар кысаларында 468 социаль әһәмиятле объект төзелде һәм яңартылды, шул исәптән коммуналь инфраструктураның 47 объекты.
Премьер-министр шулай ук үз чыгышында тарифлар барлыкка килү мәсьәләләре Дәүләт, халык һәм бизнес мәнфәгатьләренең кисешү ноктасы булып торуын билгеләп үтте. Монда мәгълүмати ачыклык мөһим. Дәүләт комитеты тариф сәясәтен формалаштырганда җәмгыяви фикер алышулар практикасын дәвам итәчәк һәм гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсешенең билгеләнгән чик индекслары үтәлешен тикшереп торуны тәэмин итәчәк.
Премьер-министр шулай ук коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, технологик тоташтыру, концессион килешүләр төзү, цифрлаштыру кебек төп үсеш юнәлешләрен дә атады. Дәүләт комитеты алдында куелган барлык бурычлар 2026 елда үтәләчәк.