Чыгыш темасы: „2025 елда ”Татэнергосбыт” АҖ эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре. 2026 елдан халык өчен электр энергиясенә дифференциацияләнгән тарифлар кертү”
Докладта компания эшенең төп күрсәткечләре, гомумроссия динамикасы фонында Татарстан Республикасында электр куллану үсеше, шулай ук тарифлар формалаштыруга төп якын килүләр күрсәтелгән.
Халык өчен дифференциацияләнгән тарифлар кертүгә, аларның максатларына һәм кулланучыларга йогынтысына аерым игътибар бирелде. Республикада яшәүчеләрнең күпчелегенә үзгәрешләр кагылмаячак,аерым категорияләр өчен ташламалы шартлар каралган.