Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышын Дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов ачты

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

Докладның темасы - “2025 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында”.

Рәис билгеләп үткәнчә, тарифларны җайга салу халык, бизнес һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар мәнфәгатьләре балансын тәэмин итә торган дәүләт сәясәтенең мөһим коралы булып кала. Шуңа бәйле рәвештә, 2030 елга кадәр бизнес алып баруның Милли моделен исәпкә алып, Татарстан Республикасында тарифларны җайга салу өлкәсен үстерү стратегиясе актуальләштерелде.

Ренат Гайнетдинов тариф процессларын цифрлаштыру һәм “Тариф” ФГИСның бердәм платформасын кертү буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт белән берлектә эшләү турында сөйләде.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә аерым игътибар бирелде. Рәис Россия Төзелеш министрлыгы белән меморандумның гамәлгә ашырылуы һәм җылылык, су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләрен яңартуны финанслауның планлаштырылган күләмнәре турында хәбәр итте.

Дәүләт комитеты башлыгы тарифларны җайга салуның төп күрсәткечләрен тәкъдим итте: меңнән артык оешманы колачлау, җайга салына торган керем күләме 233 млрд сумнан артык, шулай ук 2026 елгы тариф кампаниясе үзенчәлекләре.

Докладта гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен индексацияләү параметрлары, тарифлар үзгәрү сәбәпләре аңлатылды, шулай ук 2026 елда түләүләрнең уртача еллык үсеше инфляциянең фаразланган дәрәҗәсеннән артмаячагы ассызыкланды.

Ренат Гайнетдинов шулай ук электр энергетикасында, газ белән тәэмин итүдә, ККК белән эш итү, җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендәге төп үзгәрешләргә тукталды, коммуналь оешмаларның эш нәтиҗәлелеген арттыру һәм чыгымнарны оптимальләштерү зарурлыгын билгеләп үтте.

Ахырда Рәис 2026 елга өстенлекле бурычларны билгеләде:
- Коммуналь тармакны тарифлар белән җайга салуның инвестиция юнәлешен тәэмин итү;
- Оешмалар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру;
- Ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләүнең гадел дәрәҗәсен стимуллаштыру;
- Тарифларны җайга салуны цифрлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International