2026 елның 16 гыйнварында 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин катнашында “Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетының 2025 елдагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлары турында” Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак.
Утырышта дәүләт хакимияте органнары һәм профильле ведомстволар вәкилләре катнашачак.
Үткәрү урыны: “Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәге” өстәмә һөнәри белем бирү ФДАУ. Адресы: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 24нче йорт.
ММЧ аккредитациясе: