ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасында катнашучы булып тора һәм гражданнарга Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча телдән һәм язма рәвештә хокукый консультация бирү рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә:
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны дәүләт комитеты белгечләре түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 66 йорт, каб. 354, көн саен, бәйрәм һәм ял көннәреннән тыш, (дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 8.00-17.00, җомга: 8.00-15.45, төшке аш: 12.00-12.45).
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча 8(843) 221-82-17 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
Татарча юридик ярдәм алырга теләүче гражданнар бу хакта мөрәҗәгать иткәндә әйтә алалар.