2025 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан 995 карар кабул ителде. Ел дәвамында идарәнең 73 утырышы уздырылды, аларда икътисадның төрле өлкәләрендә тарифларны җайга салу мәсьәләләре каралды.
Кабул ителгән карарлар 9 төп өлкәгә кагылды: электр энергетикасы, газ белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, технологик тоташтыру, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, җитештерү өлкәсенә карамаган, транспорт хезмәтләре күрсәтү һәм социаль өлкә.
“2025 елда Тарифлар буенча Дәүләт комитетының актив эше республикада коммуналь инфраструктураны һәм җайга салуның башка өлкәләрен баланслы үстерүгә юнәлдерелде. Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү һәм җайга салынулы оешмаларның җиһазларын яңарту өчен шартлар тудыру белән беррәттән, халыкка хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов.
Яңа 2026 елда ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы файдасына эшен дәвам итәчәк, кулланучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр мәнфәгатьләре балансына, шулай ук төбәктә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттыруга юнәлдерелгән инвестиция программаларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирәчәк.