Казанда 11 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Чара бәйрәм вакытында янгын куркынычын киметүгә һәм имгәнүләрне булдырмауга юнәлдерелгән.
Төп чикләү - “Пилотсыз куркыныч”, “Һөҗүм куркынычы” режимнары вакытында, шулай ук "Барыгызга да игътибар!” гражданнар оборонасы сигналы вакытында пиротехника куллануны тыю.
11 гыйнварга кадәр III класслы хәвефлелектәге пиротехник эшләнмәләрне куллану тыелган:
• сәнәгать объектларыннан, транспорт инфраструктурасыннан (автомобиль юлларыннан тыш) һәм ягулык-энергетика комплексыннан 500 метрдан якынрак;
• торак-коммуналь хуҗалык объектларыннан, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күпләп була торган урыннардан, автомобиль юлларыннан, шәхси йортлардан һәм күпфатирлы торак йортлардан 30 метрдан да якынрак.
Салютларны махсус билгеләнгән урыннарда гына җибәрергә рөхсәт ителә:
• Казан ипподромы янындагы бушлык,
• Гаврилов урамындагы мәйдан,
• Түбән елга дамбасы территориясе,
• Каенлыкта “Сабантуй” мәйданчыгы каршында парковка.
Пилотсыз куркыныч режимы игълан ителгәндә пиротехника бу мәйданчыкларда да тыела.
Кагыйдәләрнең үтәлешен профилактик төркемнәр һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контрольдә тота. Хокук бозулар өчен штрафлар каралган.