Ватанны саклаучылар елы кысаларында БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ГЕРОЙЛАРЫ ХӘТЕР ДИВАРЫ проектын дәвам итәбез.
Бу рубрика безнең геройларга - язмышлары мәңгегә ил тарихына язылган кешеләргә багышлана. Без киләчәк буыннар хакына гомерләрен, көчләрен һәм яшьлеген биргәннәрнең истәлеген саклыйбыз.
Бүген үзенең герое турында ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетының электр энергиясенә тарифларны көйләү һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Гаяз Миңнебаев сөйли.
“Миңнебаев Габидин Миңнебай улы 1898 елның 1 гыйнварында Әлмәт районының Миңлебай авылында туа. Ул минем бабам иде.
1914 елга кадәр туган авылындагы мәдрәсәдә укый. 1914-1918 елларда Ырынбурда "Хөсәения" мәдрәсәсендә белем ала. Укудан соң Габидин Миңнебай улы күпмедер вакыт сабын кайнату заводында гади эшче булып эшли. 1918 елда Кызыл Армиягә алына, 25 нче дивизиядә хезмәт итә, генерал Дутовка каршы сугышларда катнаша. Тачанкада пулеметчы булган, кылычтан алган ярасы бар.
1924 елда, армиядә хезмәт итүне тәмамлагач, туган авылына кайта. 1929-1930 елларда “Октябрь” колхозын оештыруда актив катнаша һәм аның беренче рәисе итеп сайлана. 1938-39 елларда колхозчыларга ашлык биргән өчен 6 айга хөкем ителә һәм Шөгер ятмасында югары үзле нефть чыгаруда җәзасын үти.
1940 елның декабрендә Кызыл Армиягә чакырыла һәм Комсомольск-на-Амурега самолетлар төзү заводына җибәрелә, анда әзер самолетларны заводтан аэродромга кадәр ташу һәм аларны очып китәргә әзерләү белән шөгыльләнә. Хезмәте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның июнь аена кадәр хезмәт итә.
Армиядән киткәннән соң “Октябрь” колхозына кайта, анда төрле вазыйфаларда, шул исәптән бакчачылык җәмгыятендә бригадир булып эшли. 1974 елның июнендә вафат була.
Геройның якты истәлеге!”