Ватанны саклаучылар елы кысаларында БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ГЕРОЙЛАРЫНЫҢ ХӘТЕР СТЕНАСЫ проектын дәвам итәбез.
Бу рубрика безнең геройларыбыз — Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана, аларның язмышлары илебез тарихына мәңгегә үрелгән. Без үз гомерләре һәм көче белән киләчәк буыннарга тыныч күк бүләк иткәннәрнең истәлеген саклыйбыз.
Бүген үзенең герое турында Ольга Кириллова, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының җыелма-аналитика бүлегенең өлкән белгече сөйли.
«Белотелов Степан Николаевич 1897 елда Татарстан АССР Дөбъяз районында туа. Гаҗәеп ныклык һәм кыюлык күрсәтеп, өч сугышны узган ул. Бөек Ватан сугышы елларында Шумерлин РВК алына. 42 нче гвардия корпус артиллерия полкында хезмәт итә, анда гвардия кызылармеецы, гвардия рядовое һәм кече сержант вазыйфаларын башкара.
Бөек Ватан сугышы елларында Степан Николаевич кайтарып булмаслык шәхси югалту кичерә – ике улын югалта. Шуңа да карамастан, ул рухи көч һәм батырлык күрсәтеп, Ватан өчен көрәшүен дәвам итә.
Сигетвар һәм Сентерлинц (Венгрия) торак пунктлары өчен барган сугышларда батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәткәне өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Степан Николаевич 1984 елда вафат була. Геройга якты истәлек!»