Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү өлкәләрендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә ирекле файдаланылырга тиешле мәгълүматны вакытында ачу зарурлыгы турында искәртә.

Мәгълүмат тапшыруның составы, тәртибе, сроклары һәм ешлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары белән расланган Мәгълүмат ачу стандартларында билгеләнгән:

- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында» 17.01.2023 ел, №108 карары;

- каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында» 26.01.2023 ел, №109 карары;

- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәре оешмалары һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу органнары тарафыннан мәгълүматны ачу стандартлары турында» 26.01.2023 ел, №110 карары.

Мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, ККК белән эш итү өлкәләрендәге җайга салынулы оешмаларга җайга салуның чираттагы чорына тарифлар билгеләнгәннән соң  PPххх.OPEN.INFO.PRICE.хххх.EIAS  үрнәге буенча 2026 елга товарларга (хезмәт күрсәтүләргә) билгеләнгән җайга салынулы тарифлар турында мәгълүмат ачу зарур. Мәгълүматны ачу вакыты – җайга салуның чираттагы чорына тариф билгеләү турында карар кабул ителгән көннән алып 30 көннән дә соңга калмыйча.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан табигый монополия субъектларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын бозу Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.8.1 статьясының 1 өлеше нигезендә вазыйфаи затларга – биш мең сумнан егерме мең сумга кадәр; юридик затларга
 йөз мең сумнан  биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

Элегрәк шундый ук административ хокук бозган өчен административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан кабат административ хокук бозылуы бер елдан өч елга кадәрле срокка квалификациясеннән мәхрүм итүгә китерә.

 19.12.2025 ел, №ЛХ-27/7791/2025 мәгълүмат хаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International