«Быел без коммуналь инфраструктураны яңартуга финанслауны кискен арттырдык. Киләсе елда ул ким булмаячак, чөнки системаның 30% өлешен үзгәртергә кирәк. Бу теманы бик җитди алга этәрәчәкбез», – дип белдерде матбугат конференциясендә Рөстәм Миңнеханов.
Федераль бәяләү буенча, коммуналь челтәрләрне алмаштыру программасы 4,5 трлн сумга төшәчәк. Татарстанда түбәндәге чишелеш табылды: республика моңа үз акчаларын кертә, ә аңа федераль бюджет алдындагы бурычын чигерәләр, дип аңлатты Татарстан Рәисе.
«Инфраструктура – ул кешеләрнең тормыш сыйфаты. Әгәр дә сездә нормаль су, энергия, җылылык булмаса, кешеләрнең кәефе нинди булырга мөмкин? Бу мөһим юнәлеш», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
2026 елда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының җайга салынучы предприятиеләре тарафыннан су белән тәэмин итү, су агызу, җылылык белән тәэмин итү, электр энергетикасы, ККК белән эш итү өлкәләрендә 77 инвестиция программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла, аларның гомуми суммасы - 32,38 млрд.сум, шул исәптән тариф чыганаклары исәбенә - 20,43 млрд.сум.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары җайга салынучы предприятиеләрнең инвестиция программалары үтәлешенә мониторинг ясаячак.