Янгынга каршы махсус режим Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәр халкы арасында янгын чыгу куркынычын киметү һәм имгәнүләрне булдырмау өчен кертелә.
Төп чикләү «Пилотсыз куркыныч», «Һөҗүм куркынычы» режимнары гамәлдә булганда, шулай ук «Барыгызга да, игътибар!» гражданнар оборонасы сигналы кергәндә, пиротехниканы куллануны тулысынча тыю булачак.
Бу чорда сәнәгать объектларыннан, транспорт инфраструктурасыннан һәм ягулык-энергетика комплексы объектларыннан (автомобиль юлларыннан тыш) 500 метрдан да якынрак булган III класслы хәвефле пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела.
Шулай ук чикләүләр торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күпләп җыела торган урыннардан, юллардан, шәхси йортлардан һәм күпфатирлы торак йортлардан 30 метр радиустагы территорияләргә дә кагыла.
Салютларны шәһәрнең махсус билгеләнгән урыннарында гына җибәрергә рөхсәт ителәчәк: Совет районында Казан ипподромы янындагы бушлыкта, Гаврилов урамындагы мәйданда, Түбән Заречье дамбасы территориясендә һәм Березовая рощада «Сабантуй» мәйданчыгы каршындагы парковкада. Әмма пилотсыз куркыныч режимы игълан ителсә, пиротехника хәтта бу мәйданчыкларда да тыела.
Кагыйдәләрнең үтәлешен махсус профилактик төркемнәр контрольдә тотачак. Янгынга каршы режимны бозган өчен штрафлар каралган.