ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында рәис Ренат Гайнетдинов җитәкчелегендә 2026 елгы тариф кампаниясен тәмамлаучы Идарә утырышы уза. Идарә әгъзалары җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, су агызу, электр энергетикасы, каты коммуналь калдыклар белән эш итү һәм транспорт хезмәтләре өлкәсендәге карарлар проектларын карыйлар.
Җайга салынулы оешмалар өчен һәр тариф экспертизадан соң раслана. Дәүләт комитеты белгечләре предприятиеләр заявкаларының һәм нигезләү материалларының икътисадый нигезлелегенә җентекле анализ ясыйлар.
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгәннән соң барлык тариф карарлары җайга салучы орган сайтында урнаштырыла.
Белешмә: 2026 елгы тариф кампаниясе кысаларында Идарәнең 34 утырышы узды инде, нәтиҗәдә 605 карар кабул ителде.