Иртәгә, 17 декабрьдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында: «2026 елда коммуналь хезмәтләргә планлаштырыла торган тарифларны үзгәртү» темасына матбугат конференциясе узачак.
Башлана – 10:00 сәгатьтә. Чарада катнашачаклар:
Гайнетдинов Ренат Вәгыйз улы – Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе.
Сөләйманов Рифнур Хәйдәр улы – «Татэнергосбыт» АҖ директоры.
Матбугат конференциясенең турыдан-туры трансляциясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында оештырылачак.
Чара барышында онлайн-форматта сораулар бирергә мөмкин булачак.