ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак күчмә утырышы

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Бүген, 2025 елның 15 декабрендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак күчмә утырышы уза.

Расланган көн тәртибе нигезендә, алты төп мәсьәлә каралачак. Утырышның төп темасы Татарстан Республикасында тарифларны җайга салуны цифрлаштыру булачак, бу мәсьәлә буенча доклад белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов чыгыш ясаячак.

Каты коммуналь калдыкларны оештыру өлкәсендә цифрлаштыру мәсьәләсе аерым каралачак, аны «ПЖКХ» ИК директоры Евгений Чекашев тәкъдим итәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров комитетның 2025 елдагы эше турында хисап һәм 2026 елга эш планы тәкъдим итәчәк.

Шулай ук утырышта күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге турында хисаплар бирү һәм пассажирларны даими рәвештә йөртү хокукына электрон формада ачык конкурслар уздыруга кагылышлы федераль закон проектлары каралачак. Бу мәсьәләләр буенча докладчы булып комитет рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин чыгыш ясаячак.

 

Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International