Лилия Борисова хокукый белемнәр мәктәбендә доклад белән чыгыш ясады

2025 елның 13 декабре, шимбә

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый белемнәр мәктәбе дәресләре кысаларында халыкка хокукый агарту буенча эш алып бара.

Шундый дәресләрнең берсе кичә булды. Чараның темасы: »Без нәрсә өчен түлибез: торак-коммуналь хуҗалыкка бәяләр һәм тарифлар ничек формалаша» Спикерлар сыйфатында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова һәм ТР Дәүләт торак инспекциясенең ТКХ өлкәсендә исәп-хисапларны контрольдә тоту бүлеге башлыгы Елена Самохочина чыгыш ясады. Тыңлаучылар сыйфатында «Россия пенсионерлар берлеге»нең төбәк бүлеге каршындагы «Өченче буын университеты»нда укучы гражданнар чакырылган иде.

Лилия Борисова үз нотыгында тарифны исәпләү тәртибе, коммуналь хезмәтләр өчен «тариф» һәм «түләү» төшенчәләренең аермалары, шулай ук гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр турында сөйләде.

Тыңлаучылар, үз чиратында, счет-фактура, торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты, уртак милекне карап тоту өчен түләүләр буенча үзләрен борчыган сорауларны актив бирделәр. Барлык сорауларга аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International