Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте тарифлар ясау буенча «Бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу турындагы законнарның аерым нигезләмәләрен куллану үзенчәлекләре турында» аңлатмалар урнаштырган.
Яңа документта тикшерүләр һәм мониторинг барышында эшләнгән юридик позицияләр системалаштырылган. Документның төп максаты – тарифларны җайга салу өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау. Материаллар электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләренә кагыла.
Документ белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://fas.gov.ru/documents/690179.
Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт фикеренчә, әлеге аңлатмаларны куллану тарифларны җайга салу процессын барлык катнашучылар өчен дә үтә күренмәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк.