Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында технологик тоташтыру өлкәсендә Идарәнең чираттагы утырышы уза. Ренат Гайнетдинов рәислегендә Идарә әгъзалары Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Алексеевск, Лаеш, Зеленодольск муниципаль районнарында объектларны электр челтәрләренә, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына технологик тоташтыруга түләү билгеләү турындагы карар проектларын карыйлар.
Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге тариф карарлары рәсми сайтта урнаштырылган: https://kt.tatarstan.ru
Татарстан тарифларына язылыгыз:
MAX - https://max.ru/id1655200443_gos
ВКонтакте - http://vk.com/club183178886